2019 елны ничек каршыларга?
Менә-менә декабрьгә аяк басабыз. Елдагыча, Яңа ел шаукымы башлана. Кибет киштәләрендә күптән иде бәйрәм бүләкләре, ясалма чыршылар, уенчыклар, ялтыр-йолтыр бизәгечләр урнашты. Астрологларга ышансак, алдагы ел финанс уңышы, иминлек, гаилә бәхете, күп балалар тууны вәгъдә итә. “Яңа елны ничек каршылыйсың, ул шулай үтәчәк”, диләр. Күпләр өчен бу буш сүзләр түгел. Чынлап та, Яңа 2019 елны ничек каршыларга соң?